Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Кече һәм урта бизнес үзеннән-үзе үсмәячәк, аны өйрәтергә кирәк

Татарстан Президенты Сочида инвестицион форумда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен кирәкле шартлар турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бизнесны үстерү өчен укыту һәм ярдәм итү кирәк. Бу хакта ул Сочида Россия инвестицион форумында узган «Социаль-икътисади үсешнең иң яхшы тәҗрибәләре» утырышында әйтте.

«Кече һәм урта бизнес үзе үсмәячәк. Ул административ яктан булган кебек финанс ягыннан да ярдәм таләп итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, кече һәм урта эшкуарлык өйрәтүне таләп итә. Рөстәм Миңнеханов аңлатуынча, укыту төрле программалар аша алып барылырга мөмкин: бу СИА программалары да (Стратегик инициативалар агентлыгы — Т-и иск.) һәм республика дәрәҗәсендәге программалар да.

«Аларны (кече һәм урта бизнес — Т-и иск.) өйрәтү кирәк. Стратегик инициативалар агентлыгы тәкъдим итә торган, без куллана торган программалар - барысы да активлашсын өчен, төп локомотив ул», - дип белдерде республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов бизнес алып бару өчен сыйфатлы инфраструктура булдыру кирәклеген әйтте: уңайлы шәһәр мохите, парклар, скверлар — кече бизнесны җәлеп итү механизмнары.
 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев