Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов командасы Россия инвестиция форумындагы хоккей гала-матчында җиңү яулады

Форумда катнашкан эшкуарлар җыелмасы - «РИФ» командасы «Феникс»ның көндәше булды.

Россия Хөкүмәте җыелмасы – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге «Феникс» командасы Россия инвестиция форумында катнашучылар арасындагы хоккей гала-матчында 7:4 исәбенә отты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рабочая поездка в г. Сочи

Форумда катнашкан эшкуарлар җыелмасы - «РИФ» командасы «Феникс»ның көндәше булды. Матчны «Русконгресс» фонды ярдәмендә оештырдылар.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге командада РФ транспорт министры Евгений Дитрих, РФ Ерак Көнчыгышны үстерү министры Александр Козлов, РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Соколов һ.б. бар иде. Бозда командалар 20 минутлы өч период үткәрде.

Рабочая поездка в г. Сочи

Матчта «Феникс» командасының беренче бишлеге аеруча нәтиҗәле чыгыш ясаган. 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев