Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рульдә барганда телефоннан "туры эфир"га чыгучылар җаваплылыкка тартылачак

Юлда барганда телефоннан файдаланучы машина йөртүчеләр хакында хәзер "Халык контроле" порталында да хәбәр итәргә мөмкин.

Рульдә барганда социаль челтәрләрдә "туры эфир"га чыгучыларны җаваплылыкка тарта башлаячаклар. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдурахманов хәбәр итте. 
 
Аның сүзләренчә, өч очрак буенча машина йөртүчеләр җаваплылыкка тартылган инде. 
 
"Хәзер бик күпләр машина йөрткәндә, телефоннан сөйләшә, төрле месенджерларда аралаша. Алай гына да түгел, кайберәүләр "туры эфир"га да чыга. "Туры эфир" га чыгучылар гына түгел, рульдә барганда телефоннан файдаланган барлык машина йөртүчеләр дә җаваплылыкка тартылырга мөмкин", - диде Ленар Габдурахманов. 
 
ЮХИДИ вәкиле хәбәр итүенчә, юлда барганда телефоннан файдаланучы машина йөртүчеләр хакында хәзер "Халык контроле" порталында да хәбәр итәргә мөмкин. 
 
Ленар Габдурахманов билгеләп узганча, апрель аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре "Мобильник" операциясе уздырган. Нәтиҗәдә, 3150 машина йөртүче җаваплылыкка тартылган. 

Фото: https://pixabay.com | TheDigitalWay

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев