Спорт чарасында лаеклы ялда булган 15 кеше катнашты
Өлкәннәр башта сәламәтләндерү күнегүләре ясадылар. Аннары чараны оештыручылар кунакларны чәй табыны янына дәштеләр. Бассейн оешмасында күп еллар дәверендә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне "Саба йөзү бассейны" физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Гөлназ Сафина тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде. Өлкәннәргә алдан күчтәнәч пакетлары да таратылган иде.
Нет комментариев