Саба йөзү бассейнында муниципаль хезмәткәрләр арасында йөзү буенча сайлап алу ярышлары узды
Ярышлар 40 яшьтән кечерәк һәм 40 яшьтән өлкәнрәк категорияләрдә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында узды.
Чара җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Әлеге ярышларда катнашу муниципаль хезмәткәрләрнең физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрүгә генә түгел, ә аларны "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) комплексы нормативларын үтәүгә әзерләүдә мөһим этап булды. Катнашучыларның йөзү барышында күрсәткән нәтиҗәләре әлеге комплекс кысаларындагы казанышларының гомуми исәбенә кертеләчәк. Барлык катнашучыларга алдагы ярышларда уңышлар һәм югары нәтиҗәләр, шулай ук алган күнекмәләрен ГТО комплексы кысаларында нәтиҗәле куллануларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев