Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба мунчасы парлы

Без - өлкәннәр, инвалидлар һәм бала-чагалы гаиләләр, һәр атнаның шимбә көнендә атна буе көтеп алып мунчага йөри­без.

Сабаның мунчасы зур, якты, санэпидстанция хезмәткәрләре чисталыгын һәрдаим тикшереп тора.

Мин санаторийларга күп йөрдем, хәзер дә баргалыйм. Кайда гына булсам да, безнең Саба мунчасына җитми инде. Санаторий сауналары белән чагыштырам да, безнең Саба мунчасы - ләззәт бакчасы, дим. Мунчага башка авыллардан да киләләр, кайткан кунаклар да еш була. Килеп керүгә бинаның тиешенчә җиһазландырылган булуы күзгә ташлана: матур гөлләр, ял итәргә уңайлы диваннар, бар да бар. Анда эшләүче кызлар да якты йөзләре, тәмле телләре белән каршы алалар, һәр кешенең хәлен сорап, өстәлгә чәйгә дәшәләр. Дини бәйрәмнәрдә, Өлкәннәр көнендә мунча юыну бушлай каралган. Корбан бәйрәме көнне дә бушлай тәнебезгә сихәт алып, бал белән чәй эчеп, район җитәкчелегенә, күптармаклы җитештерү предприятиесе хезмәткәрләренә рәхмәт укып кайттык. Халыкны сәламәтләндереп, яшәүгә рухландырып торучы биредә эшләүче хезмәткәрләрнең үзләренә дә саулык-сәламәтлек, озын гомер бирсен.

Флюра Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев