Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Саба урманчылыгы» ДКУ базасында «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» бәйгесе узды

Татарстан Республикасы «Саба урманчылыгы» ДКУ базасында «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» бәйгесе узды. Анда 6 команда – «Нургали оныклары», «Березка», «Лесовик», «Юный лесник», «Урманкай» һәм «Стебелек» берләшмәләрендә тәрбияләнүчеләр катнашкан.

Бәйге барышында укучыларның урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу өлкәсендәге белемнәре, аларның мәгърифәтчелек һәм гамәли эшчәнлеге бәяләнгән. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынга «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар лаек булды.

Бәйгедән соң экскурсия оештырылган. Балалар ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәген, урман янгыннарын сүндерү станциясен, Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасын, музейны карадылар, агач утырту һәм кәрҗин үрү буенча мастер-классларда катнаштылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев