Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Сабадан Адель Нәҗмиев һәм Лиана Солтанова никахларын республика көнендә Казанда теркәде

Республика көнендә Казанда бер үк вакытта 45 пар никахларын рәсмиләштерде. Бәхетле парлар арасында райондашларыбыз Адель Нәҗмиев һәм Лиана Солтанова да бар.

Татарстан Республикасы көнендә Казанда бер үк вакытта 45 пар никахларын рәсмиләштерде

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы көнендә Камал театрының яңа бинасында никахлашу тантанасы узды. Анда төрле районнардан берьюлы 45 пар катнашты. ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева яшь парларга беренче бүләкләр тапшырды.

«Татарстан Республикасы көнендә сез бер-берегезне мәңге яратырга, тугры булырга һәм аңларга сүз бирдегез. Сез барлык авырлыкларны да җиңә чыга алачаксыз, чөнки сез - бергә. Барыгызга да чын күңелдән яктылык, җылылык, бер-берегезне назлап яшәвегезне телим», - дип мөрәҗәгать итте Фазлыева.

Ул искәртеп үткәнчә, узган ел Республика көнендә шулай ук берьюлы 45 пар никахларын рәсмиләштергән. Аларның 10 баласы туган инде.

Теркәү процедурасы синхрон рәвештә узды. Башта барлык кияүләр, аннары кәләшләр берьюлы ризалык бирде, шуннан соң Ләйлә Фазлыева яшь парларга бүләкләр тапшырды. «Никахлашу өчен нәкъ менә Республика көнен сайлавыгыз сезгә җаваплылык өсти. Никахыгыз гомерлек булсын. Халкыбызның традицион рухи һәм гаилә кыйммәтләрен арттыру бурычын үтәрсез дип ышанам», – дип өстәде Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Татьяна Ларионова.

Тантана 45 пар башкаруында туй биюе белән тәмамланды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-respublikasy-konenda-kazanda-ber-uk-vakytta-45-par-nikaxlaryn-rasmilasterde-5910092

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев