Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабаның сәләтле балалар мәктәбе каршындагы лагерьга йөрүче укучылар Саба җәмигъ мәчетендә булдылар

«ИнтелЛето» мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерендә 50 бала ял итә. Биредә һәр көн файдалы һәм кызыклы шөгыль белән үтә.

 Бүген,мәсәлән, иртәнге зарядка, тәмле​ аштан соң укучылар бию, пионербол, мозаика серләренә өйрәтә торган остаханәләрдә шөгыльләнделәр.​ «Чишмә —​ яшәү чыганагы» дип исемләнгән тәрбия сәгатендә чишмәләрнең барлыкка килүен,  һәм бүгенге көндә аларның торышы турында күп мәгълүмат тупладылар һәм карап кайттылар.​ ​

​ ​ ​ Көннең икенче яртысында укучылар, җомга намазыннан соң, районыбызның 1841 нче елда төзелгән мирасы —​ бай тарихлы​ мәчетенә экскурсиягә бардылар.​ Район мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе —​ Алмаз хәзрәт Галимҗанов укучылар белән әңгәмә корды, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.​ Ислам динендә күркәм әхлаклы шәхес тәрбияләү – төп максатларның берсе.​ Р.Фәхретдиннең шундый канатлы сүзләре бар: «Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас». Димәк, кеше тормышында иң мөһим булган, иң гүзәл сыйфатларны – әхлак нигезен – без кечкенәдән сала башларга тиешбез.​ Изгелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган Алмаз хәзрәтнең вәгазе —​ бүгенге көндә дә​ әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдә​ төп алымнарның берсе булып тора. 

Ләйсән Шәмсетдинова, укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев