Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шекшенең “Бөрлегән” фольклор коллективы «УенФест» фестивалендә ГРАН прига ия булды

Коллектив (җитәкчесе Ләйсән Хисмәтова) фестивальдә үз авылларында яратып уйналган борынгы “Чабатачы” уенын тәкъдим итеп, жюри күңелен яулады.

«УенФест» халыкара халык уеннары фестиваль- конкурсның беренче сайлап алу этабы читтән торып 2023 елның 1 мартыннан 16 маена кадәр узды. Быел конкурс халыкара статусын алып, чарага якын чит ил вәкилләре чакырылды

Конкурста катнашу өчен балалар халык уеннары төшерелгән видео яздырырга, аны социаль челтәрләрдә #УенФест2023 тамгасы белән урнаштырырга һәм оештыручыларның электрон адресына презентация, гариза җибәрергә тиеш булдылар.

Фестиваль-конкурсның икенче этабы, гадәттәгечә, 1 июньдә Казан үзәге Кремльдә фестиваль форматында узды. Конкурс финалистлары ярыш программасында катнашып, аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. 2023нче елгы Фестиваль-конкурсның Гран-приена  Шекше мәдәният йортының “Бөрлегән” балалар фольклор коллективы лаек булды! Алар фестивальдә үз авылларында яратып уйналган борынгы “Чабатачы” уенын тәкъдим итеп, жюри күңелен яулады. Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова коллективка  Россиянең иң яхшы аттракционнарының берсе «Сочи Парк» - уникаль күңел ачу комплексына сертификат, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X