Әлеге рейтингны Британия косметологлары төзегән. Тик шунысы бар, бу шикәрне ашауга кагылмый. Аны биткә маска рәвешендә ягарга кирәк.
Картаюга каршы тора торган иң гадәти булмаган ашамлыклар арасына шикәр дә эләккән.
Шикәр ашау киресенчә картайта гына, чөнки ул яшь тире өчен кирәкле коллаген һәм эластин аксымнарын юкка чыгара. Ә менә шикәрне биткә ягу нык файдалы. Ул күзәнәкләргә дым тартырга сәләтле. Моның өчен шикәрне блендерда ваклап, аңа зәйтүн мае һәм бал кушарга кирәк. Масканың файдасын шунда ук сизәрсез.


Нет комментариев