Синоптиклар сабалыларны томан турында кисәтә
Синоптиклар татарстанлыларны бүген иртән республика һәм аның башкаласы территориясенә төшкән томан аркасында һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Аның аркасында күрү мөмкинлеге 500 м һәм аннан да азрак булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Бүген көндез Казанда бераз яңгыр явачак, республика буенча карлы яңгыр һәм бозлавык көтелә.
Исегезгә төшерәбез, атна башында Татарстанда температура фоны +5 градуска кадәр күтәреләчәк дип хәбәр ителгән иде (Казанда - +2.. +4).
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-tatarstanlylarny-toman-turynda-kisata-5868509
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев