Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Skittles кәнфитләрен җитештерүчеләрне буяучы агулы матдә аркасында судка биргәннәр

Компания кулланучылар сәламәтлеген хәвефкә дучар итүдә гаепләнә.

Калифорниядә яшәүче бер хатын төрле төсле Skittles дражеларын җитештерүче Mars Inc. компаниясен кәнфитләрдәге буяучы агулы матдә аркасында судка биргән.

Окленд шәһәре судына язган шикаятьтә Дженил Темз Mars Inc. компаниясен кулланучылар сәламәтлеген хәвефкә дучар итүдә гаепләгән. Чөнки компания Skittles кәнфитләрендә  азык өстәмәсе итеп титан оксиды (TiO2) куллана.

Шул ук вакытта шикаятьтә TiO2 өстәмәсенең алдагы айда Европа союзында тыелачагы да әйтелә. Сәбәбе: азык-төлек хәфевсезлеге регуляторы аны кеше ДНК-сын үзгәртергә сәләтле һәм “геннарга карата токсик зыянлы”  дип тапкан. Шулай ук титан оксидын күп куллану баш миенә, бавыр һәм бөерләргә начар тәэсир итә.

2016 елда Mars Inc. компаниясе акрынлап азык-төлек җитештерүдә хәвефсез булган TiO2 өстәмәсен кулланудан баш тартачакбыз дигән. Тик, күрәсең, вәгъдәсендә тормаган...

Чыганак: Өмет

Фото:kravchouk.blogspot.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев