Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль яклау министры 2024 елда пособиеләр билгеләүгә кагылышлы яңалыкларны аңлатты

2024 елда Татарстандагы балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чараларына 35 миллиард сумнан артык акча каралган, шул исәптән 19 миллиард сумнан артыгы – үзебезнең төбәк бюджетыннан.

 Бу хакта бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Төп ярдәм чарасы – бердәм пособие. 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк һәм милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе түбән булган гаиләләр ярдәм чаралары өмет итә ала. Агымдагы елга 26 миллиард сумнан артык акча каралган, балалы халыкның 23 проценты түләүләр ала», – диде ул.

2024 елдан бердәм пособие билгеләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Хәзер әни кеше «Герой-ана» исеменә лаек булган, «Ата-ана даны» ордены яки медале белән бүләкләнгән гаиләләр алган түләүләр исәпкә алынмаячак. Шулай ук керемнәр составында опека яки попечительлек астында булган 18 яшькә кадәрге балалар исеменә ачылган банк счетлары буенча процентлар исәпләнми. Шушы көннәрдә генә тагын бер яңалык барлыкка килде.

«1 июньнән балигъ булмаганнарның каникул һәм укудан буш вакытында хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәсендә эшләп алган акчалары да исәпкә алынмаячак», – дип өстәде Зарипова.

Эшләүче ата-аналар өчен бала карау буенча айлык пособие алу хокукын гамәлгә ашыру гарантияләре быел киңәйтелде, дип билгеләп үтте ул.

«Элек хатын-кыз яшь ярымга кадәр бала белән декрет ялында булса, аңа түләүләр бара, әмма эшкә чыгу белән алар туктатыла иде. Бүген исә, бала карау буенча отпуск алган кешегә (ә бу әти дә, әни дә булырга мөмкин) эшкә чыккан очракта да яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча айлык пособие түләнү дәвам итә», – дип аңлатты ТР Хезмәт министрлыгы спикеры.

Спикер билгеләп үткәнчә, республикада яшәүче һәр бишенче кеше (яисә 21 процент) – балалар. Соңгы 10 елда төбәктә күп балалы гаиләләр саны ике тапкырдан югарыга арткан. Күптән түгел законга үзгәрешләр кертелде – бүген 23 яшькә кадәрге өлкән бала көндезге бүлектә укыган очракта, өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаилә күп балалы дип санала. Элек 18 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнгән гаиләләр күп балалы дип санала иде. Бүген республикада 70,5 мең күп балалы гаилә яши, ә ул гаиләләрдә якынча 226 мең бала тәрбияләнә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/social-yaklau-ministry-2024-elda-posobielar-bilgelauga-kagylysly-yanalyklarny-anlatty-5888570

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев