Соңгы атнада Татарстанда 92нче бензин 24 тиенгә кыйммәтләнде
Яңалыклар

Соңгы атнада Татарстанда 92нче бензин 24 тиенгә кыйммәтләнде

Ягулык бәяләренең артуы инде икенче атна рәттән дәвам итә.

Татарстанда 2021 елның 25 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр бензинга уртача куллану бәяләре арткан. 

АИ-92 нең литры 24 тиенгә кыйммәтләнде: 42,66 сумнан 42,90 сумга кадәр артты. АИ-95 бәясе бер литры 46 сумнан 46,26 сум булды, дип хәбәр итә Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат).

Татарстанда АИ-98 бәясе элеккечә калды: бер литры 53,35 сум. Дизель ягулыгының бәясе бер литры өчен 47,48 сумнан 47,68 сумга кадәр арткан. 

Ягулыкка бәяләр арту икенче атна дәвам итә. Узган җомгада АИ-92нең литры 12 тиенгә кыйммәтләнде, ә АИ-95 бензины литрының бәясе 45,90 сумнан 46 сум булды. 

Фото: архив/Илнар Төхбәтов

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев