Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Стресс кичерсәң нишләргә?

Көтелмәгән күңелсез хәл, стресс, курку, кәеф кырылу вакытында гадәттә сулыш өзек-өзеккә әйләнә һәм без тирән итеп сулауны онытып, өстән-өстән генә сулый башлыбыз.

  Көтелмәгән күңелсез хәл, стресс, курку, кәеф кырылу вакытында гадәттә сулыш өзек-өзеккә әйләнә һәм без тирән итеп сулауны онытып, өстән-өстән генә сулый башлыбыз. Ә бу исә эмоциональ киеренкелекне тагын да арттырып, стрессны тагын да тирәнгә җибәрергә мөмкин. Мондый вакытта түбәндәге җиңел генә күнегәләр ярдәмгә килер.

«4-4-4».  4 секунд дәвамында тирән итеп сулыш алып, аны 4 секунд тотып торырга һәм шундый ук вакыт дәвамында әкерен генә сулышыңны чыгарырга кирәк. Әлеге күнегүне тынычланганчы  5–10 тапкыр кабатлау да җитә.

«Шар корсак». Борын белән тирән итеп, корсак шар сыман тулырлык итеп сулыш алабыз. Аннары сулышны авыз аша акрын гына корсак шиңәрлек итеп чыгарабыз. Шунысына игътибар итәргә кирәк: сулыш нәкъ менә корсакка алынырга тиеш, ә күкрәккә түгел.

«Торба». Муен һәм иңбашларыгызны киеренкелектән арындырыгыз. Икегә кадәр санап, авызны япкан халәттә, борын белән сулыш алыгыз. Аннары иреннән «торба» ясап, 4кә кадәр санап, сулышны акрын гына чыгарыгыз. Әлеге күнегүне 15 тапкыр ясарга киңәш ителә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/122689/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев