Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Студент баласы булган күп балалы гаиләгә социаль ярдәм чараларын киңәйтергә телиләр

Татарстанда күп балалы гаиләләр өчен социаль ярдәм чаралары 23 яшькә кадәрге көндезге бүлектә укучы студент балалары булган гаиләләргә дә кагылачак. Моннан тыш, күп балалы гаилә статусының вакыты чикләнми. Бу закон проектын Татарстан Министрлар Кабинетына керттеләр.

Республика закон проекты белән «Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы законга һәм Татарстан Гаилә кодексына үзгәрешләр кертелә. Ул Россия Президенты Владимир Путинның 23 гыйнварда күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында карары чыгуга бәйле рәвештә эшләнгән.

«Бу карар белән Россиядә бердәм күп балалы гаилә статусы билгеләнде. Күп балалы гаилә булып өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә тора, аның статусы чикләнмәгән вакытка билгеләнә», диелә закон проектына аңлатма язуында.

Татарстанда хәзерге вакытта 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган, шул исәптән уллыкка алган гаилә күп балалы дип таныла. Шул ук вакытта өлкән балага 18 яшь тулгач, күп балалы гаилә статусы гамәлдән чыгарыла.

Күп балалы гаиләләр өчен социаль ярдәм чараларын киңәйтүгә өстәмә 389 млн сум таләп ителәчәк, дип билгеләп үтелә документта. Бу сумма Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән килешенгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/student-balasy-bulgan-kup-balaly-gailaga-social-yardam-caralaryn-kinaiterga-telilar-5884978

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев