Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Судта үзе катнашмаса да...

Ак бул, җәмгыятькә лаек бул!

    Билгеле булганча, районыбыз территориясе  аша Казан-Шәмәрдән автомобиль трассасы  уза. Бу юлдан Кукмара районына,  Киров өлкәсенә баручылар-кайтучылар  да еш  йөри. Чит төбәк  машина йөртүчеләренә  юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә  аеруча җитди  карарга кирәк. Әйтик, спиртлы  эчемлек  кулланган хәлдә руль  артына утырып, автоинспекторларга очрасаң, үз хокукыңны  яклап, судка Сабага  кадәр килергә туры киләчәк. Агымдагы елның 4 августында иртәнге 4тә Байлар Сабасын урап узучы юлда ГАИ хезмәткәре туктаткан “Тойота” автомобилен йөртүче Айдар Мөбарәкҗанов Казан шәһәрендә яшәүче булып чыга. Аның үз-үзен тотышында алколголь исереклеге билгеләре күзәтелә. Шуңа күрә транспорт белән идарә итүдән  читләштерелә. Йөртүче алкотекторга өрүдән баш тарткач, аңа карата медицина тикшерүе узарга җибәрелүе турында беркетмә төзелә. Хастаханәдә аның спиртлы эчемлек  кулланган булуы раслана. Нәтиҗәдә А.Мөбарәкҗановка карата КоАПның 12.8нче  статьясы нигезендә   административ  эш  кузгатыла.

  Эшнең каралу вакыты һәм  урыны  турында  алдан  хәбәр ителсә дә, А. Мөбарәкҗанов  судта катнашу,  нинди дә булса дәлилләр китерү хокукыннан файдаланмады. Сентябрь аена  билгеләнгән суд аның катнашуыннан башка узды. Җәмәгать  судьясы А.Мөбарәкҗановны 1 елда 6  айга транспорт белән  идарә итү хокукыннан  мәхрүм итү һәм 30  мең  сум  күләмендә штрафка тарту турында  карар  чыгарды.

Саба муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев