Сугыш вакытында күргән ачлык-ялангачлык бүген дә исеннән чыкмый...
Бу көннәрдә Кече Шыңар авылында яшәүче Мәшүдә Әхәт кызы Мәхмүтова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды.
Мәшүдә Мәхмүтова Кече Шыңар авылында дөньяга килә. Сугыш вакытында күргән ачлык-ялангачлык аның бүген дә исеннән чыкмый. Әтиләре сугышка кадәр авырып үлгәнлектән, гаиләдә ике бала ятим үсә. «Атлык, кычыткан ашап үстек. 16 яшемнән эшли башладым. Иң беренче дуңгызларга бәрәңге пешердем, аннан сарык, сыер фермасында эшләдем. Үз эшемне бик яратып башкара идем», – дип искә ала Мәшүдә апа. Сугыштан соң да тормыш җиңелләрдән булмый. Илне торгызу өчен күп көч түгәргә туры килә.
Алар авылдашы Мансур Мәхмүтов белән гаилә корып, биш бала үстерәләр. Мәшүдә Әхәт кызы улы Илдар белән гомер кичерә. Күршедә генә яшәүче кызы Гөлүсә, Казанда яшәүче кызы Мәгъшия, уллары Мәкъсүт, Рәис һәм жиде оныгы, дүрт оныкчыгы һәрвакыт хәлен белеп, ярдәмләшеп яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев