Сөйгәненең автомобиленә ут төрткән
Казанлы үзенең 24 яшьлек йөргән кызының машинасына ут төрткән.
Ул шулай итеп аралары өзелгәнгә үч алмакчы булган. Ир-ат подъезд каршында торучы «Рено-Флюенс» машинасының салонына янучан матдә салынган чиләк ыргыта.
Янгын янәшәдәге автомобильгә дә күчә. Чаллыда яшәүче хатын-кыз зыянны 385 544, ә янәшәдәге машина хуҗасы үзенекен 582 сум дип бәяли.
Чаллы суды казанлыга 1,5 елга төзәтү колониясенә җибәрү турында хөкем карары чыгарган, дип яза "Әлмәт таңнары".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев