Талпан кадалса нишләргә?
Быел апрель аенда урман бете тешләгән 12 кеше хастаханәгә мөрәҗәгать итте.
Җылы көннәр башлану белән төрле йогышлы авырулар таратучы талпаннарның активлашуы күзәтелә. Безнең зона да урман бете киң таралган территориягә керә. 2024 елда, мәсәлән, Саба районында 253 кеше әлеге бөҗәк кадалуы сәбәпле, медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итте. Тикшерелгән талпаннарның 24 процентында боррелиоз авыруын китереп чыгаручы бактерияләр табылды. Быел апрель аенда урман бете тешләгән 12 кеше хастаханәгә килде. Бер бөҗәкнең боррелиоз белән зарарлануы ачыкланды. Йогышлану кайбер очракларда кәҗә сөте эчкәндә дә килеп чыгарга мөмкин. Бөҗәкнең селәгәй бизләрендәге вируслар гаять күп күләмдә була. Алар канга эләксә, үзәк нерв системасы күзәнәкләренә үтеп керә. Чир катлауланса, кеше инвалид кала, үлем очраклары 1-25 процент тәшкил итә.
Боррелиоз нерв, йөрәк-кан тамырлары системасын, буыннарны, бавырны, күзне, талакны зарарлый. Профилактика чарасы урман бете үтеп кермәслек итеп киенүдән гыйбарәт. Ачык төстәге киемнән булу (анда талпан тиз күзгә ташлана) яхшы. Аякка резина итек кияргә, күлмәк җиңнәрен беләзектән киң тукыма яисә резина белән тарттырып куярга кирәк. Муен ачылып торырлык булмасын. Талпанны куркыту өчен репеллентлар кулланырга була. Агачлы җирләрдә озак булырга туры килгәндә һәр ике сәгать саен тәнгә урман бете кадалмаганмы-юкмы икәнлеген тикшерергә кирәк. Талпан табылган очракта тикшеренү өчен кичекмәстән район үзәк, Шәмәрдән участок хастаханәләренә бару мөһим. Анализ уңай булганда 5 көннән дә соңга калмыйча мәҗбүри медицина полисы буенча теркәлгән территориаль амбулатор поликлиника учреждениесендә вируска каршы иммуноглобулин кертелергә тиеш. Шуннан соң кешенең сәламәтлеге бер ай дәвамында күзәтүгә алына. Моңа тән температурасын көн саен үлчәү, тән тиреләренә, талпан кадалган урынга даими игътибар бирү керә. Үзгәрешләр булганда медицина учреждениесенә барып, инфекционистка күренү шарт.
Резеда Фәттахова,
табиб-эпидемиолог.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев