Бүген төнлә Михаил Козловский вафат булган. Танылган фоторәссам, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Беренче Президент Минтимер Шәймиевнең шәхси фотографы. Илбашының фотоархивын булдырган кеше. Бу яңалыкны "Татар-информ" таратты.
Михаил Козловский белән хушлашу иртәгә 22 гыйнвар көнне Казан шәһәре Щапов урамы буенча урнашкан Актерлар йортында узачак.
Козловскийга нибары 63 яшь иде...
Туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Нет комментариев