Татарстан банкларында ялган акчалар булуы фаш ителгән
Өч ай эчендә Татарстан банкларында 25 ялган акча барлыгы ачыкланган
Россия Банкы мәгълүматлары буенча, июльдән сентябрьгә кадәр Татарстан банкларында 25 ялган Россия акчасы барлыгы ачыкланган, дип хәбәр итә Вечерняя Казань
Акчаларның күп өлешен – 16 данә – 5000 сум номиналлы банкнотлар тәшкил итә. Шулай ук 1000 сумлык сигез һәм 100 сумлык бер ялган купюра табылган. Моннан тыш, 100 АКШ доллары номиналлы 10 ялган банкнота ачыкланган.
Россия Банкы искәрткәнчә, әйләнешкә 2022 елда чыгарылган 100 сум һәм 2023 елда чыгарылган 5000 сум номиналлы яңартылган банкноталар кергән инде.Акчаларның чын икәнлекләрен ачыклаучы билгеләр турындагы мәгълүматны Россия Банкының рәсми сайтында «акча әйләнеше» бүлегендә һәм «Россия Банкы банкноталары»түләүсез мобиль кушымтасында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев