Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан депутатлары балтырганны бетерү программасы буенча Медведевка мөрәҗәгать итәчәк

Мөрәҗәгатьнең асылы Сосновский балтырганын куркыныч үсемлекләр төркеменә кертеп, дәүләт программасы эшләү һәм аны финанслаудан гыйбарәт.

Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары ил территориясендә Сосновский балтырганын бетерү буенча дәүләт программасын эшләү мәсьәләсе буенча Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать белән чыгачак. Бу хакта бүген ТР парламентының президиум утырышында Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина әйтте.

Мөрәҗәгатьнең асылы Сосновский балтырганын куркыныч үсемлекләр төркеменә кертеп, дәүләт программасы эшләү һәм аны финанслаудан гыйбарәт.

«Сосновский балтырганы кешеләр һәм хайваннар өчен бик зарарлы булган аеруча куркыныч, тиз аза торган үсемлек санала. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, соңгы ике елда тәне балтырганга тигән 480 кеше пешү җәрәхәтләре алган», - диелә мөрәҗәгатьтә.

«Россельхозцентр» мәгълүматлары буенча, 2017 елда илдә балтырган чүп үләне 51 мең гектар, 2018 елда 80 мең гектар мәйданда таралган. Татарстанда исә, 2017 елда 109 гектар, ә узган 2018 елда 536 гектар җирдә ачыкланган. Балтырган республиканың 24 районында табылган.

Фото: pixabay.com CC0 Creative Commons

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев