Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан халкын «Авыл батырлыгы» бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыралар

Әлеге бәйге ярдәмендә Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләгән авыл кешеләрен барлыйлар.

«Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы социаль челтәрләрдә Хәтер һәм Дан елына багышланган Бөтенроссия челтәр акциясен уздыра. «Авыл батырлыгы» акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Катнашу өчен 31 майга кадәр социаль челтәрләрдә (ВКонтакте, Инстаграм) үзеңнең фотографияңне һәм Бөек Ватан сугышы елларында авыл җирлегендә тылда эшләгән һәм фронтны азык-төлек белән тәэмин иткән, шулай ук сугыштан соң илне торгызуда булышкан туганнарыңның фотоларын бердәм хэштеглар белән #ПодвигСела, #ТатарстанПодвигСела, #ГодПамятиСлавы, #РССМ урнаштырырга кирәк.

Җиңүчеләрне дипломнар, «Трудовая доблесть России» БВС (ВОВ) мактау билгеләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.

Иң яхшы фотолардан акция эшләренең фотокүргәзмәсе оештырыла, аны презентацияләү 2020 елның июлендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында узачак. Җиңүчеләрне жюри билгеләячәк, аларны билгеләгәндә публикациягә лайклар саны, аның уникаль һәм оригиналь булуы исәпкә алына.

«Подвиг села» акциясе «Россия авыл яшьләре берлеге»нең «Соль земли» проекты кысаларында уза, ул 2020 елда Хәтер һәм Дан елын Россия Федерациясендә уздыру буенча Россия Президенты Администрациясе тарафыннан расланган төп чаралар планына кертелгән. 

Фото: https://agro.tatarstan.ru/

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев