Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты: Мәгълүмати технологияләр хакимиятне ачык, димәк, ышанычлы итә

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең «Мәгълүмати технологияләр» форумында катнашучыларга Рөстәм Миңнехановның сәламләвен укыды.

Заманча мәгълүмати технологияләр хакимиятне ачык, димәк, ышанычлырак итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста уза торган «Бердәм Россия» партиясенең «Мәгълүмати технологияләр» форумында катнашучыларга сәламләү сүзендә шул фикерен әйтә.

«Бердәм Россия» партиясенең цифрлы трансформациягә багышланган Бөтенроссия форумы 5 мартта башланды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президентының сәламләү сүзләрен укыды.

Заманча мәгълүмат технологияләрен куллану кешеләрнең тормышын сыйфатлырак итүгә ярдәм итә, дип билгеләп үткән Татарстан Президенты. аның сүзләренчә, «Бердәм Россия» мәгълүмати технологияләрне киң кулланышка кертүнең актуаль мәсьәләләрен каравы партиянең заман таләпләренә адекват җавап бирүен, илнең инновацион үсеше тәртибен актуальләштерүен күрсәтә.

«Алар социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеген арттырып кына калмый, һөнәри күнекмәләр куллану өлкәсендә яңа мөмкинлекләр дә тудыра, шулай ук кире элемтә формасын да камилләштерә, хакимиятне ачык һәм аңлаешлы, димәк, ышанычлырак итә. Нәтиҗәдә, мәгълүмати технологияләр әйләнә-тирә дөньядагы кешеләрне кабул итүне җитди үзгәртә», - диелә сәламләү текстында.

«Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында цифрлаштыруның яңа технологияләре хезмәт җитештерүчәнлеге үсешенең нигезе булып торуын, шуннан башка икътисади үсешнең югары темпларына ирешү һәм икътисадта системалы проблемаларны хәл итү мөмкин булмавын әйтте», – диде Татарстан Президенты.

IT-парклар, технополис югары нәтиҗәләр күрсәтә, шул ук исемдәге университет белән киләчәк Иннополис шәһәре динамик рәвештә үсә, төрле электрон сервислар камилләштерелә, алар тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрен дә диярлек үз эченә ала, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев