Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты «Россия лидерлары» бәйгесе финалында остаз ролендә чыгыш ясаячак

«Россия лидерлары» конкурсы РФ Президенты Владимир Путин башлангычы белән төзелгән «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының төп проекты булып тора.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу җомгада Сочида узачак «Россия лидерлары» бәйгесе финалында катнашырга ниятли. ТР Президенты финалга чыгучыларга бәя бирәчәк һәм остаз ролендә чыгыш ясаячак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Иртәгә Сочида «Россия лидерлары» проекты кысаларында остаз көне узачак. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Ул үзе әзерләгән бирем ярдәмендә финалга чыгучыларга бәя бирәчәк. Финал нәтиҗәләре буенча ТР Президенты җиңүчеләрнең берсенә остаз сыйфатында беркетеләчәк», - диде Галимова.

«Россия лидерлары» идарәчеләр бәйгесе 2018 елның 10 октябрендә старт алды. Анда катнашу өчен 227 мең гариза (шуның 4,9 меңе – Татарстаннан) тапшырылды. Татарстанның дүрт вәкиле конкурсның финалына үтте. ТР Президенты 4 мартта алар белән очрашты. «Әлеге очрашу нәтиҗәләре буенча финалга чыгучыларны ТР Президентының кадрлар резервына кертү турында карар кабул ителде», - дип искәртте Галимова.

«Россия лидерлары» конкурсы 2017 елдан РФ Президенты Владимир Путин башлангычы белән төзелгән «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының төп проекты булып тора. «Россия лидерлары» бәйгесе Россиянең иң перспективалы һәм талантлы идарәчеләрен ачыклауга юнәлдерелгән. 

Фото: tatarstan.ru/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев