Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 200 кешелек мәҗбүри эшләр үзәгендә бердәнбер тоткын хезмәт белән тәрбияләнә

Бүген элеккеге тәрбия колониясе территориясендә Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең 1нче төзәтү үзәге ачылды.

Бүген элеккеге тәрбия колониясе территориясендә Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең 1нче төзәтү үзәге ачылды. Биредә мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән гражданнар җәза срогы үтәчәк.

Үзәк 200 кешегә исәпләнсә дә, әлегә анда суд тарафыннан Чуваш Республикасында мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән бер тоткын гына утырачак. Күрше республиканың үз төзәтү үзәге булмаганлыктан, хөкем ителүчене Татарстанга озатканнар.

2017 елның 1 гыйнварыннан Россиядә җәзаның мондый төрен мәҗбүри эш буларак куллана башладылар. Бу – иректән мәхрүм итүгә альтернатива буларак уртача авырлыктагы, яки беренче тапкыр авыр җинаять кылучыларга карата кулланыла.

Учреждение ике корпустан (ир-атлар һәм хатын-кызлар корпусыннан) гыйбарәт. Йокы бүлмәләре һәр бинаның ике катында урнашкан. Биредә ашханә, санузел, мунча һәм спорт залы бар, кыскасы, тиешле барлык шартлар да тудырылган.

Фото: http://moiklin.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев