Татарстанда 21 мартта -9 градуска кадәр суытачак
Яңалыклар

Татарстанда 21 мартта -9 градуска кадәр суытачак

Кыш китәргә ашыкмый

  Бу шимбәдә, 21 мартта, республика территориясендә әллә ни явым-төшем көтелми, дөрес, урыны белән томан, ә юлларда төнлә һәм иртән көчле бозлавык күзәтелергә мөмкин. Төнлә һава температурасы -6 градуска, ә аязганда -9 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Көндез термометр баганалары +4тән +9 градуска кадәр күрсәтәчәк. Шундый һава торышы якшәмбе, 22 мартта да сакланачак. Төнлә -3 от -8 градус, ә көндез +3 +8 градус (республиканың көнбатышында + 11 градуска кадәр) көтелә.


Нет комментариев