Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 78 меңгә якын кеше май бәйрәмнәренә чит илгә чыга алмаячак

Әҗәтне «Башкарма производство мәгълүматлары банкы» сервисы ярдәмендә түләргә мөмкин.

Татарстанда 77 мең 571 кеше, бурычлары булу аркасында, чит илгә чыга алмаячак. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алиментлар, сәламәтлеккә, милеккә, әхлаккый зыян китерү, туендыручысын югалтуга бәйле рәвештә зыянны каплау буенча әҗәтләренең күләме 10 мең сум тәшкил иткән кешеләргә өйләрендә генә утырырга туры киләчәк. Бурычлы кешеләрнең калганнары өчен әлеге чик 30 мең сум күләмендә билгеләнгән.

Суд приставлары хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, бурычын тулысынча түләгән гражданнар чит илгә чыга алачак. Әҗәтне «Башкарма производство мәгълүматлары банкы» сервисы ярдәмендә түләргә, ә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар турында РФ һәм ТР дәүләт хезмәтләре порталларында (анда Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенә сылтама бар) белергә мөмкин.  

Фото: https://pixabay.com | Sorbyphoto

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев