15 апрельдә республикада талпаннарның актив сезоны башланды.
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, шушы вакыт эчендә 78 кешегә талпан кадалу очрагы теркәлгән. Шуларның 16сы - балалар.
Узган елның бу көненә 19 кешегә генә талпан кадалган булган. Аның 6сы - балалар.


Нет комментариев