Татарстанда аномаль салкыннар киләсе атнада да дәвам итәчәк
Татарстанда урнашкан аномаль салкын һава торышы киләсе атнада да дәвам итәчәк. Республиканың Гидрометеорология үзәге биргән беренчел фараз шул хакта сөйли.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Исегезгә төшерәбез, республикада көчле салкыннар аркасында якын көннәрдә шторм кисәтүе игълан ителде. Мәсәлән, бүген, 9 декабрьдә, төнлә һәм иртән термометр баганалары -30дан -35кә кадәр, ә көнчыгыш районнарда -40 градуска кадәр күрсәтте. Әгерҗе районында термометр баганалары -51 градус салкынны теркәгән.
10 декабрьгә явым-төшемнәрсез аз болытлы һава торышы фаразлана, җил аз. Төнлә -25тән -30га кадәр, урыны белән -35 градуска кадәр, ә төньякта һәм көнчыгышта -40ка кадәр суык көтелә. Көндезге сәгатьләрдә -20..-25 градус, төньякта -30га кадәр фаразлана.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең алдан фаразлавына караганда, киләсе атна башында, 11-12 декабрьдә, һава торышында җитди үзгәрешләр көтелми — салкын антициклон йогынтысы сакланачак. Төнлә һәм иртән температура -25..-30 градус чигендә фаразлана, урыны белән -32..-37 гә кадәр, көндез — -22..-27 градус», — диелә синоптиклар хәбәрендә.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, Татарстанда мондый түбән температура 2022, 2009 һәм 2012 елларда декабрьнең беренче һәм икенче декадаларында теркәлгән.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-anomal-salkynnar-kilase-atnada-davam-itacak-5880227
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев