Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда федераль автомобиль юлларында тугыз авария участогын юк иттеләр

Федераль трассаларда имин хәрәкәт итү өчен юл читләрендә һәм аерым полосада 19,5 чакрымнан артык металл койма урнаштырылган.

Узган елның 11 аенда Татарстанда федераль автомобиль юлларында 2018 елда булган 11 юл-транспорт һәлакәте еш була торган тугыз урыны юк ителгән. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодора» начальнигы Илдар Минһаҗев хәбәр итте.

«Идарә тарафыннан ел саен юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә, юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарны бетерүгә юнәлтелгән чаралар уздырыла», — диде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Аерым алганда, федераль автомобиль юллары буйлап имин йөрү өчен, юл читләрендә һәм аерым полосада 19,5 чакрымнан артык бер яклы һәм ике яклы металл койма урнаштырылган. Мәсәлән, М7 трассасының Казаннан Чаллыга кадәр участогында 15 чакрым, ә Әлмәт буйлап Казан — Оренбург юлында 4 чакрымнан артык койма куелды.

Илдар Минһаҗев сүзләренчә, 34,5 чакрым койма капиталь ремонт вакытында урнаштырылган.

«М7 трассасында 2,3 км койманы алыштырдык. Моннан тыш, Югары Кармачы авылына борылышта җәяүлеләр кичүендә һәм автобус тукталышларында, Лаеш шәһәрендә, Казан-Оренбург автомобиль юлының Державин бистәсендә һәм Урта Девятово авылында ясалма электр яктырту линиясе оештырылды», — дип сөйләде идарә җитәкчесе.

Татарстанда узган елда федераль әһәмияттәге 133 км юл ремонтланган, шуларның 81,8 чакрымына капиталь ремонт ясалган.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев