Татарстанда газ куллану кагыйдәләрен бозуның өч очрагын тикшерәләр
Соңгы вакытта Татарстанда газ җиһазлары белән бәйле берьюлы өч җитди инцидент булган. Тикшерү бара, дип хәбәр иттеләр республиканың Дәүләт торак инспекциясендә.
Бөгелмәдә газ плитәсен куллану кагыйдәләрен бозу аркасында янгын чыккан. Бәхеткә, корбаннар юк, фатирда газ су җылыткычын аерганнар. Белгечләр хәзер йорт хуҗаларының кичке аш әзерләгәндә нинди хаталар ясаганнарын ачыклый.
Казанда ике күпфатирлы йортта – Бирюзова урамы буенча 9 нчы һәм Губкин урамы буенча 31 нче йортлардагаз чыгу очраклары теркәлгән. Сәбәбе-йорт эчендәге газүткәргечнең герметик булмавы. Газ бирү ремонт тәмамланганчы һәм барлык фатирларны җентекләп тикшергәнче вакытлыча туктатылды.
Инспекциядә билгеләп үткәнчә, бу йортларда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү чагыштырмача күптән түгел генә башкарылган. Бу эшләрнең сыйфаты сораулар тудыра һәм җентекле анализ таләп итә. Тикшерү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев