Татарстанда яшәүче ике хатын-кыз аферистларга ышанган һәм 4 млн сум акчасын югалткан
Татарстанның Яшел Үзән районында яшәүче ике хатын-кыз полициягә мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Зыянның гомуми суммасы дүрт миллион сумга якын тәшкил иткән.
Яшел Үзәндә яшәүче 77 яшьлек пенсионер хатын-кызга атна дәвамында билгесез кешеләр шалтыраткан. Аңа «акчаларын санкцияләнмәгән рәвештә Украина кораллы көчләре ихтыяҗларына күчерү» куркынычы турында хәбәр иткәннәр. Моны булдырмас өчен, җинаятьчеләр хатын-кызны акчаларын саклауга тапшырырга күндергән. Ул аферистларның инструкциясе буенча үзе яшәгән йортның ишегалдында таныш булмаган ир-атка 3,3 миллион сум акча биреп җибәргән.
Осиново бистәсендә яшәүче 19 яшьлек кыз башка схема корбаны булган.
Мошенниклар аңа интернетта ставкалар ярдәмендә җиңел генә акча эшләү ысулы тәкъдим иткән. Кыз, җиңүгә өметләнеп, атна буе җинаятьчеләрнең электрон янчыкларына акча күчергән.
Булган акчалары беткәч, ул бу хакта кураторларга хәбәр иткән. Алар исә кызга җавап бирми башлаган һәм номерларны блокировкалап куйган. Нәтиҗәдә кыз 690 мең сумнан артык акчасын югалткан.
«Мошенниклык» маддәсе нигезендә җинаять эшләр ачылган.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yasel-uzanda-yasauce-ike-xatyn-kyz-aferistlarga-ysangan-ham-4-mln-sum-akcasyn-yunaltkan-5914264
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев