Татарстанда яшәүче интернет челтәрендә бер кыз белән танышып, 2,3 миллион сум акчасыннан мәхрүм калган
Тикшерүчеләр «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан
Түбән Камада яшәүче ир-ат социаль челтәрләрдә бер кыз белән танышып, 2,3 миллион сумнан мәхрүм калган. Тикшерүчеләр «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
34 яшьлек ир-ат сүзләренчә, яңа танышы хат алышуда аңа пассив керем алу өчен инвестицияләү белән шөгыльләнергә тәкъдим иткән. Аннары әңгәмәгә «финанс консультантлары»кушылды. Түбән Камалы аларның киңәше буенча мобильникка инвестиция кушымтасы урнаштырган һәм «кураторлар»тәкъдим иткән реквизитларга беренчел взнос керткән. Бер ай эчендә егет «криптовалюта сатып алып» барлык акчаларын һәм кредит акчаларын күчергән. Шул ук вакытта мошенниклар, кушымтаның шәхси кабинетында баланс үсешен күрсәтеп, уңышлы сәүдә эшчәнлеген имитацияләгәннәр.
Әмма акча чыгарырга тырышканда сәүдә мәйданчыгына техник ярдәм күрсәтү «финанс агымын ачу» өчен тагын 740 мең сум кертергә таләп итә. Түбәнкамалы моннан баш тарта. Моңа җавап итеп җинаятьчеләр аңа психологик басым ясарга тырышып карыйлар, ә аннары бөтенләй язышуны юкка чыгаралар, чатларга керү мөмкинлеген чиклиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев