Татарстанда ятим балалар саны кискен арткан
Ел саен уртача 500-700 бала ятим кала, әмма 2025 елда үксезләр саны 905кә тигезләшкән.
2025 елда Татарстанда ятим балалар саны кискен артты, дип сөйләде республика Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге башлыгы Анжелика Бычкова.Хәзер республикада ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 4135 бала яши.
Ел саен уртача 500-700 ятим бала арта, әмма 2025 елда үксезләр саны 905кә тигезләшкән.Нигездә, ата-аналары асоциаль тормыш рәвеше алып барганга балалар ятим кала – аларны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәләр. Киләсе сәбәп-әти-әниләренең үлеме.
- Кызганычка каршы, без әти - әниләрнең үлеменнән котыла алмаячагыбызны аңлыйм, әмма калганнары белән эшләргә кирәк, - дип билгеләп үтте Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров. Еш кына имин булмаган гаиләләрдә балалар күп. Димәк, бер гаиләдән берьюлы берничә балигъ булмаган баланы алалар, бу статистикада чагыла.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанның ятим балаларына торак бирүдән нигезсез рәвештә баш тартканнар. Республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы 2024 елда төбәк бюджетыннан махсуслаштырылган күчемсез милек фондын ремонтлауга бүлеп бирелгән 3,5 миллион сум акчаны файдаланмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев