Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда илкүләм проект буенча 10 мәктәп төзекләндерелгән

Татарстан Республикасында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча 2025 – 2027 елларда Казанда һәм Чаллыда ике мәктәп төзү планлаштырылган.

Казанда һәм Татарстанның 9 районында (Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Арча, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Теләче районнарында берешәр объект) мәктәп төзекләндерелгән. Яңартулар ярдәмендә белем бирү оешмалары кирәкле техник җайланмалар белән җиһазландырылган. Биналарга капиталь ремонт ясаганда мәктәп җиһазларын, фән кабинетлары җиһазларын (физика, химия, биология кабинетлары лабораторияләре) алмаштырганнар. Шулай ук оргтехника, азык-төлек һәм спорт заллары өчен җиһазлар яңартылган.

Хәзерге вакытка Сарман аграр көллиятенең уку корпусы бинасы һәм Чаллы Политехника көллияте тулай торагы төзекләндерелгән. Алар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль программасына кергән.

«Илкүләм проектларда, катнашу, федераль һәм республика программаларын һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карарларын тормышка ашыру Татарстанда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында яңа урыннар, өстәмә белем бирү үзәкләре булдырырга, һөнәри осталыкны әзерләргә һәм үстерергә, спорт залларын төзекләндерергә, матди-техник базаны яңартырга, мәгариф оешмаларын югары тизлекле интернет белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде», – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Шулай ук Татарстанда, «Гаилә» илкүләм проекты буенча Питрәч районының Көек авылында 340 урынлы һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә 260 урынлы балалар бакчасы төзеләчәк. Агымдагы уку елында Казанда ике балалар бакчасы төзекләндерелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ilkulam-proekt-buenca-10-maktap-tozeklanderelgan-5910027

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев