Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда суга батып үлү очракларының төп сәбәбе билгеле булды

"Ел башыннан алып Татарстан сулыкларында 7 кешенең гомере өзелде", - диде кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

Татарстанда батып үлүчеләрнең күбесе исерек килеш суга кергән. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан  Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте. 
 
Аның сүзләренчә, ел башыннан алып Татарстан сулыкларында 7 кешенең гомере өзелгән.  27 кешене коткарып кала алганнар. Узган ел да күрсәткечләр шундый булган. Күпчелек очракта исерек килеш суга егылып төшү, ә ике очракта исә тиешсез урында коену фаҗига белән тәмамланган. 
 
"Ел саен бату очракларының күпчелеге су коену сезонына туры килә. Узган елгы су коену сезонында 80 кеше батып үлде. Шул исәптән, 5 бала. Төп сәбәп - тиешсез урыннарда су керү, 50 проценттан артык очракта исә - исерек килеш коену", - диде Юрий  Венедиктов. 
 
Соңгы биш ел статистикасын карасак, 2013 елда 185 кеше, узган ел исә 97 кеше батып үлгән. 
 

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев