Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда Ураза бәйрәме хөрмәтенә гаилә һәм балалар бәйрәмнәре узачак

Бүген Казанда һәм Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында Ураза бәйрәме хөрмәтенә гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак.

 

Татарстанда Ураза бәйрәме хөрмәтенә гаилә һәм балалар бәйрәмнәре узачак

Фото: dumrt.ru

Бүген Казанда һәм Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында Ураза бәйрәме хөрмәтенә гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Мөхтәсибәтләр балалар һәм аларның ата-аналары өчен мавыктыргыч һәм файдалы программа әзерләде: тәм-томнар, викториналар, конкурслар, бүләкләр, актив уеннар, карусельләр, ярминкәләр... Бәйрәмнәр мәчет ишегалларында һәм башка җәмәгать урыннарында – паркларда, җәяүлеләр йөри торган урамнарда, спорт комплексларында узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда шәһәр халкын һәм башкала кунакларын түбәндәге локацияләрдә көтәләр:

- Иске Татар бистәсендә «Мәрҗани» мәчете янында «Рамазан фест» бәйрәме 13:00 сәгатьтә башлана.

- «Гаилә» мәчетендә балалар бәйрәме 10:00 сәгатьтә башлана.

- «Әхмәдзәки» мәчетендә гаилә бәйрәме 13:00 сәгатьтә башлана.

Татарстан районнарында да бәйрәмнәр узачак:

- Алабуганың «Чебурашка» паркында 13:00 сәгатьтә: интерактив күңел ачу программасыннан тыш, кунакларны бәйрәм пылавы һәм татлы мамык белән сыйлаячаклар.

- Чаллыда «Тәүбә» мәчете һәм Г.Тукай исемендәге яр буенда 11:00 сәгатьтән ярминкәләр эшли башлый, 14:00 сәгатьтән бәйрәм рәсми рәвештә ачыла.

- Сарманда Җәмигъ мәчете янында 14:00 сәгатьтә 12 яше тулмаган балаларны көтәләр, аларга бүләкләр, мастер-класслар һәм бәйрәм чәе әзерләнә.

- Баулыда бәйрәм «Гали» мәчете янында 9:00 сәгатьтә башлана.

- Теләчедә Үзәк ял паркында 13:30 сәгатьтә башланып китә.

- Лаешта «Ихлас» мәчете янында - 10:00 сәгатьтә, «Мәдинә» мәчете янында 10:00 сәгатьтә, Пәләү авылы мәчете янында 10:00 сәгатьтә. Сокурыда «Ихсан» мәчете янында бәйрәм 21 мартта узачак.

- Менделеевскида Җәмигъ мәчете янында 13:00 сәгатьтә, бәйрәмнән тыш, биредә таравих намазына күбрәк йөргән балалар арасында «Рамазанны намазда үткәрү» акциясенә йомгак ясалачак.

- Лениногорскида «Юбилейный» паркында 13:30 сәгатьтә башлана.

- Мөслим спорт комплексында 13:30 да ир балалар арасында Рамазан Кубогына мини-футбол узачак; биредә үк 9:00 сәгатьтә 6 яшьтән зуррак ир балалар һәм ир-атлар, 6 яше тулмаган ир балалар һәм хатын-кызлар арасында ярышлар узачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-uraza-bairame-xormatena-gaila-ham-balalar-bairamnare-uzacak-5920875

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев