2028 елдан Россиядә файдаланылмый торган җир кишәрлекләрен мәҗбүри тартып алу механизмы үз көченә керәчәк. Бу хакта ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сөйләде.
Процедура этаплы булачак. Хуҗаларга башта хокук бозуларны бетерү таләбе белән күрсәтмәләр җибәрәчәкләр. Әгәр бер ай эчендә вәзгыять үзгәрмәсә, мәсьәлә суд аша хәл ителәчәк, анда милекче чарасызлык сәбәпләрен аңлата алачак.
2025 елның 1 мартыннан Россиядә җир хуҗаларына җирне төзекләндерүгә өч ел бирә торган яңа кагыйдәләр гамәлдә. Шул рәвешле, тартып алу турындагы беренче дәгъвалар 2028 елның мартында ук барлыкка килергә мөмкин. Әһлиуллин ассызыклаганча, Россельхознадзор вәзгыятьне мониторинглый инде, ләкин контроль эшен көчәйтергә кирәк.
Шул ук вакытта республикада урманлылыкны арттыру буенча да эш алып барыла: 30 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләрен (чокырлар) урман утыртмалары өчен бирергә планлаштыралар.
Нет комментариев