Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстаннан армиягә алынган егетләрнең күбесе коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк

1 апрельдән республикада язгы чакырылыш кампаниясе башланды, аның барышында 3,2 меңгә якын кеше хәрби хезмәткә алыначак.

2018 елгы язгы чакырылыш кампаниясе чорында армиягә алынган егетләрнең 45 проценты коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Бүген ТР хәрби комиссары Сергей Погодин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта белдерде.

1 апрельдән республикада язгы чакырылыш кампаниясе башланды, аның барышында 3,2 меңгә якын кеше хәрби хезмәткә алыначак.

Татарстаннан армиягә киткән егетләрнең 13 проценты — Хәрби-диңгез флотында, 10 проценты Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә Ватан алдындагы изге бурычын үтәячәк.

«Республика быел да Мәскәү Кремле коменданты Президент полкы хезмәтен һәм 154нче аерым комендант Преображение полкын комплектлаштыру бурычын үтәүне дәвам итәчәк», - дип искәртте Погодин.

18 апрельдә армиягә чакырылган егетләрнең беренче партиясе үзләре хезмәт итәчәк хәрби частьләргә юл тотар дип көтелә. 

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев