Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Копосов вафат

Роберт Иванович 26 февральдә үзенең 81 еллыгын билгеләп үтәргә тиеш булган.

24 февральдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Копосов 81 нче яшендә вафат булды. Бу хакта кинематографист Әнис Привин хәбәр итте.

«Кичә арабыздан Казан кинохроника студиясе баш мөхәррире Роберт Иванович Копосов китеп барды. Күбебезгә ул тормышка юллама бирде. Син мәңге хәтеребездә. Барысы өчен дә рәхмәт...», - дип язган ул үзенең Facebook битендә.

Роберт Иванович 26 февральдә үзенең 81 еллыгын билгеләп үтәргә тиеш булган. Озакка сузылган авыру аның үлеменең сәбәбе булды.

  • Роберт Копосов - Татарстанда беренче профессиональ кино белгече, Казан кинохроника студиясендә эшли, Кино дуслары клубы оештыра, республика телевидениесендә «Киноэкраннардагы яңалык» программасын алып бара.

https://tatar-inform.tatar/

Фото: https://vk.com/id115462219

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев