Татарстанның барлык 43 районында да бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр
Яңалыклар

Татарстанның барлык 43 районында да бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр

Бүгенге көндә 255,6 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңыш 29,7 ц/га тәшкил итә, 85,6 мең гектар мәйдан урылган, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

«Тәтеш, Кайбыч, Мамадыш, Чүпрәле, Бөгелмә һәм Нурлат районнары иген уңышы буенча лидерлар», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Мәсәлән, Тәтеш районында бөртеклеләрнең уртача уңышы 48,1 ц/га, Мамадыш районында 39,8 ц/га, Кайбыч районында 39,2 ц/га, Чүпрәле районында 39,1 ц/га тәшкил итә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-barlyk-43-raionynda-da-bortekle-kulturalarny-uryp-aluga-kerestelar-5874148


Нет комментариев