Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Татарстанның баш табиб-комбустиологы Радик Новиков вафат булган

Татарстан Республикасының баш табиб-комбустиологы Радик Новиков 59 яшендә вафат булган. Бу хакта Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Татарстанның баш табиб-комбустиологы Радик Новиков вафат булган

Фото: РКБ матбугат хезмәте

Татарстан Республикасының баш табиб-комбустиологы Радик Новиков 59 яшендә вафат булган. Бу хакта Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзенең һөнәри юлын Новиков 1996 елда табиб-хирург буларак башлый. Үз осталыгын өзлексез арттырып, 2008 елда ул Республика клиник хастаханәсенең пешү җәрәхәтләре бүлеге мөдире була. Хастаханәдә билгеләп үтүләренчә, ул үзен югары квалификацияле табиб буларак күрсәткән. Бу югары категорияле табиб һәм ТР атказанган табибы исемнәре белән раслана.

Моннан тыш, иҗтимагый оешмаларда катнашуы нәтиҗәсендә, Новиков Россиядә әлеге медицина тармагы үсешенә зур өлеш кертә.

Новиков белән хушлашу иртәгә 10:00 сәгатьтә РКБ патологоанатомия корпусында узачак, 11:00 сәгатьтә Тынычлык бистәсе зиратында җирләнәчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-bas-tabib-kombustiology-radik-novikov-vafat-bulgan-5920162

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев