«Татмедиа» басмаларына 13 процентлы ташлама белән язылырга мөмкин
Яңалыклар

«Татмедиа» басмаларына 13 процентлы ташлама белән язылырга мөмкин

«Көзге ташламалар декадасы» акциясе 1-11 октябрь көннәрендә үткәрелә.

Теләгән һәркем «Татмедиа» басмаларына 13 процентлы ташлама белән языла ала. Акция 11 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Ташлама 2021 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылган очракта бирелә. Чара «Россия почтасы»ның «Көзге ташламалар декадасы» акциясе ярдәмендә үткәрелә.

Бу чорда республика, шәһәр һәм район газета-журналларына ташлама белән язылырга мөмкин. Теләсә кайсы почта бүлегендә яки онлайн рәвешендә акциядә катнашып, яраткан басмаларыңны өеңә яздырып алу мөмкинлеге бар.

Акциядә http://tatmedia.ru/podpiska/ сылтамасы буенча «Татмедиа» сайтында да катнашып була.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев