Түбән Симет авылы йортларына чишмә суы килә
Яңалыклар

Түбән Симет авылы йортларына чишмә суы килә

Түбән Симет авылы халкының күптәнге хыялы тормышка ашты – һәр өйдә саф чишмә суын эчә башладылар .

2020 елда Түбән Симет авыл халкыннан  җыелган  үзара салым  акчасы , чишмә суын  тоташтыру  өчен смета төзүгә тотылды, ә  калган эшләр район һәм Республика аша бирелгән акчага башкарылды.    "Республика һәм район җитәкчелегенә, "Саба күптармаклы коммуналь җитештерү предприятиесе"нә зур рәхмәтебезне җиткерәбез,- диләр түбәнсиметлеләр.


Нет комментариев