Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтәч елы кемгә нәрсә вәгъдә итә?

Белгеч астрологлар фикеренчә, Әтәч көнчыгыш календаренда Яңарыш символы, яңа һәм билгесез нәрсәдер башлану билгесе.

Шуңа да якынлашып килүче ел һәр кешенең тормышында үзгәрешләр вәгъдә итә. Илдә, шулай ук дөнья аренасында да хәлләр үзгәрәчәк. Ә инде үзгәрешләрнең нинди - яхшымы, начармы икәнен киләчәк күрсәтер. Кызыл Әтәч елы кытайча 28 гыйнварда үз көченә керәчәк. 2017 елда үҗәт, максатка омтылучан кешеләр уңышка ирешер. Бу каяндыр кулыгызга зур калҗа килеп керер дигән сүз түгел әле. Әтәч үз теләгенә ирешергә бик теләгән һәм ихтыяр көче нык булган кешеләргә генә ярдәм итәчәк.

Көнчыгыш календаре Кытайда, Япониядә һәм Азия илләрендә генә түгел, Көнбатышта да бик популяр. Аның нигезендә - 12 еллык цикл, һәр ел теге яки бу хайван билгесе астында үтә. Көнчыгыш акыл ияләре фикеренчә, алар моны сизмәсәләр дә, бу кешеләр тормышына нык тәэсир итә. Бәлки менә шуңа күрәдер дә инде, һәркем алдагы 365 көн турында мөмкин кадәр күбрәк белергә тырыша.

2017 ел символы Ялкынлы Әтәч башка ел хайваннары белән тынышып яшәрме? Кызганыч, Көнчыгыш фаразнамәсенең кайбер билгеләренә бу елда бик үк җиңел булмаячак, диләр астрологлар.

Күсе, Үгез, Куян, Ат, Эт - бу билге астында туганнарга елны уңышлы, югалтуларсыз уздыру өчен күп көч куярга туры киләчәк. Алардан көнкүрешкә, психик сәламәтлеккә һәм тирә-юньдәгеләрнең дусларча мөнәсәбәтенә аеруча игътибарлы булу сорала - зирәк акыллы, якыннарга карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга киңәш ителә. Акчаны санап тотарга туры киләчәк, бу әле ул бөтенләй булмаячак дигән сүз түгел, Әтәч акчаларны экономияле тотарга "мәҗбүр" итәр.

Арыслан, Аждаһа, Елан, Кәҗә, Маймыл, Әтәч һәм Дуңгызларга ел уңышлырак булыр дип көтелә. Кайберләренең (Дуңгыз, Маймыл һәм Әтәч) эш-гамәлләре артык көч куймыйча да җиңел барачак кебек тоелыр, ләкин бу - беренче карашка гына. Чынлыкта исә, 2017 елда бар тапкан мал, уңышлар - алдагы елларда куелган тырышлыкның нәтиҗәсе. Һәр башлангычка иҗади якын килеп эшләү - Арысланнарга, Аждаһага, Елан һәм Кәҗәгә хас сыйфат һәм ул барлык киртәләрне җиңеп чыгарга ярдәм итәр.

Йолдызлар астрологларга 2017 елның ничек булачагын "әйтеп биргәннәр" инде. Ышаныргамы, әллә юкмы, монысын һәркем үзе хәл итә.

Ялкынлы Әтәч билгесе астында үтәчәк ел барыбызга да үзгәрешләр, шуны басым ясап әйтәсе килә, уңай үзгәрешләр вәгъдә итә. Кем күп эшләячәк, күп тырышлык куячак һәм үз-үзен үстерү өлкәсендә даими эш алып бара - шуларга бу елда уңышлар булыр.

2017 ел шулай ук чит илләргә йөрү, анда уку өчен дә уңай, яңа белгечлек алырга мөмкинлек туар. Астрологлар кисәтә: Әтәч кешеләрне бар өлкәдә авантюрага, төптән уйлап җиткерелмәгән гамәлләргә этәрәчәк, сәламәт яшәү рәвешен алып бармаска өндәр һ.б. Менә шуңа күрә дә төрле коткыларга бирелмәс өчен ныклы характерлы булу мөһим. Аз гына икеләнәсез икән, бу эшкә алынырга һич ярамый.

2017 елда кешеләргә сәламәтлекләре турында аеруча кайгырту зарур, бигрәк тә елның беренче яртысында сезонлы авырулар, төрле эпидемияләрдән сак булу сорала. Вакытында табибларга мөрәҗәгать итүчеләр сау-сәламәт булырлар.

Шәхси мөнәсәбәтләргә килгәндә, барысы да яхшы яки барысы да начар булачак дип бертөрле әйтү дөрес булмас, ел дәвамында ак полосалар белән каралары да аралашыр. 2017 елдан алдарак танышкан парларга гына никахларын законлаштырырга киңәш ителә.

Әлбәттә, кешеләр барысы да уникаль, шуңа күрә астрологлар гомуми киңәшләр бирә алмый. Шулай да теге яки бу билгенең тормышы 2017 елда ничек булыр, әйдәгез, күз салыйк.

Йолдызларның зодиак түгәрәге турында беренче тапкыр искә алу безнең эрага кадәр VII гасырга карый. Зодиак билгеләре турындагы белемнәрне галим-астрономнар буыннан-буынга җиткергән һәм бүген астролог-профессионаллар зур төгәллек белән теге яки бу билге астында туган кешеләрнең киләчәге турында әйтеп бирә ала.

Ут стихиясе төркеменә Укчы, Кучкар һәм Арыслан йолдызлыгында туганнар керә. Бу билге вәкилләре көчле характерлы, энергияле (кайвакытларда артыгы белән) кешеләр, шуңа да бар кешеләрдән дә тәвәккәллек таләп итүче Әтәч елында аларга җиңел булачак.

Бу билгеләрне нәрсә көтә: тотрыклылык; гаилә тормышында үзгәрешләр; яңа эшчән контрактлар (озак срокка килешүләр төзү); лидерлыкны таныту; сәламәтлек какшау.

Фаразнамә Ут билгеләренә бигрәк тә елның беренче яртысында йомшармаска, көзгә таба барлык эш-гамәлләрнең "татлы җимешләренә" сөенү өчен күп эшләргә киңәш итә.

Су билгеләре - Кысла, Чаян һәм Балыклар. Күп кенә фаразнамәләрдә бу билгеләр астында туган кешеләр серле һәм кайвакыт аңлап бетереп булмый торганнар дип санала. Аларны 2017 елда ни көтә: гадәти булмаган маҗаралар; аңлатып булмый торган күренеш белән очрашу; кызыктыргыч һәм куркынычсыз булмаган финанс махинацияләре белән коткылану, вәсвәсәләнү; яңа мөмкинлекләр.

Кысла, Чаян һәм Балыкларга үзләренең интуицияләренә колак салырга (ул аларда башка билгеләргә караганда ныграк үсеш алган) киңәш ителә. Менә шул чакта Су стихиясе билгеләренең үзләрендә дә күрәзәчелек сәләте ачылырга мөмкин.

Җир билгеләре - Кыз, Кәҗәмөгез, Үгезбозау. Бу билгеләр кешеләре бар эшне практик яктан якын килеп башкаралар, җирдә нык басып торучаннар, тормыштан нәрсә көткәннәрен анык беләләр. Мондый позиция Әтәчкә бик тә ошый һәм ул аларга бүләк итә: матди чәчәк ату; тормышның авыр ситуацияләреннән лаеклы чыга белү; тынычлык һәм сабырлык; вакыйгаларның алмашынуына тиз реакция.

Боларның барысы да тик шул чакта - үзләренең тирә-юнен йөрәкләренә якын булмаган кешеләрдән "чистартканда", башларыннан әшәке уйларын чыгарып ташлаганда гына тормышка ашачак.

Һава - Сукояр, Игезәкләр һәм Үлчәү билгесе астында туганнарның стихиясе. Аларга 2017 ел хуҗасы Әтәч гаилә проблемаларын чишү мөмкинлеге бирә. Тагын нәрсә көтә - эш сферасында тәртип урнаштыру; һәр башкарган эшне анализлау кирәклеге; еш кына киңәш сорап килүчеләрнең артуы; көтмәгәндә иске танышлар белән очрашу; күченү.

Астрологлар Һава билгеләренә проблемаларны чишкәндә кызулык белән гамәл кылмаска киңәш итә, башка беренче булып килгән уй дөрес булмаска да мөмкин бит.

Менә шулар бүгенгә. Укыгыз, уйланыгыз, киләчәккә планнар корыгыз. Иң мөһиме, Яңа ел барыбызга да хәерхаһлы булсын, сәламәтлектән аермасын.

Фаразлар белән газета укучыларыбызны

Әлфия МОСТАФИНА таныштырды.

http://bugulma-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев