Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терактлар нәтиҗәсендә 38 кешенең гомере өзелгән

Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Истанбулда кичәге теракт нәтиҗәсендә һәлак булучал саны 38 гә җиткән. Бу хакта якшәмбе көнне Истанбулда журналистлар белән очрашуда Төркия эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу җиткергән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. "Кичәге һөҗүм вакытында соңгы нәтиҗәләр буенча 38 кеше һәлак булды. Аларның 30ы - полиция хезмәткәре, җидесе...

Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Истанбулда кичәге теракт нәтиҗәсендә һәлак булучал саны 38 гә җиткән. Бу хакта якшәмбе көнне Истанбулда журналистлар белән очрашуда Төркия эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу җиткергән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

"Кичәге һөҗүм вакытында соңгы нәтиҗәләр буенча 38 кеше һәлак булды. Аларның 30ы - полиция хезмәткәре, җидесе гади гражданнар һәм берсенең шәхесе әлегә ачыкланмаган", - дип хәбәр иткән ул. Министр сүзләренчә, терактка кагылышы булырга мөмкин тоткарланган шикле кешеләр саны 13кә җиткән.

Искәртеп үтәбез, шимбә көнне кичен Бешикташ районында "Vodafone Arena" стадионы янында шартлау булган. Шартлау алдыннан биредә "Бешикташ" һәм "Бурсаспор" футбол командалары уены барган. Билгеле булган мәгълүматлар буенча, полиция спецназ автобусы янында машина шартлаган, ә стадионнан ерак түгел паркта берәү үз-үзен шартлаткан.

http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/11/131174/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев