“Тоннель” операциясе үткәрелә
Барлык төр транспорт чаралары белән идарә итүчеләрнең юлларда игътибарлы булулары, иминлек каешларын эләктереп, тизлек режимын саклап йөрүләре сорала.
Агымдагы атнада ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне, исерек йөртүчеләрне ачыклау максатында, шулай ук 19 апрельдән игълан ителгән “Мотоцикл” оператив-профилактика чарасы кысаларында районда чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрә. Автоинспекторлар мототранспорт, мопед, скутер белән идарә итүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек үтәүләрен ачыклаячак.
Барлык төр транспорт чаралары белән идарә итүчеләрнең юлларда игътибарлы булулары, иминлек каешларын эләктереп, тизлек режимын саклап йөрүләре сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев